Түбән Кама яшүсмерләре патриотик юнәлештәге чарада катнаштылар

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында 20нче август көнне 2нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова «Минем туган Түбән Кама» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты – кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, балаларның Түбән Кама шәһәре тарихы турында күзаллауларын киңәйтү, шәһәрнең мәдәният һәйкәлләре, истәлекле урыннары белән таныштыру.

Дәрес барышында белгеч балаларга 30 августта Татарстанда Республика көне билгеләп үтелүен искә төшерде. Әңгәмә барышында балалар ТАССРның барлыкка килүе, аның 100 еллык тарихы турында белделәр. Викторинадан соң балигъ булмаган балалар үзләренең туган шәһәре Түбән Кама, аның барлыкка килүе һәм үсеше, истәлекле урыннары, мәдәният, танылган кешеләр, урамнар һәм проспектлар һ.б. турында сөйләштеләр.

Дәрес ахырында яшүсмерләр туган шәһәр чиста һәм матур гына түгел, ә һәрвакыт үсеп, чәчәк атырга тиеш, дип белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International