«Развивайка» гаилә клубында чүлмәк ясау эше буенча дәрес узды

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында берничә ел инде мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен «Развивайка» гаилә клубы уңышлы эшләп килә. Һәр сишәмбе көнне клубка аралашу, яңалыклар белән уртаклашу һәм психологик-педагогик дәресләрдә катнашу өчен 3тән алып 8 гаилә йөри.

Гаилә клубы эшчәнлегенең максаты булып балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү, эмоциональ элемтә урнаштыру, балалар һәм ата-аналарны берләштерү, шулай ук эмоциональ киеренкелекне бетерү тора. «Үзенчәлекле» балалар һәм аларның ата-аналары белән эшләүдә психологлар төрле ысуллар һәм техникалар куллана, аларның иң мөһиме – арттерапия.

Гаилә клубы эшчәнлегендәге яңалыкларның берсе Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе белгечләре белән берлектә «Чүлмәк ясау эше – Бәллүр йөрәкләр» социаль проектын тормышка ашыру булды.

24нче август көнне «Шатлык» комплекслы үзәге базасында «Энергетик» мәдәният йорты белгечләре «Развивайка» гаилә клубында беренче дәрес үткәрделәр.

Кул эшләре буенча белгечләр 3-5 яшьлек балалар өчен чүлмәк ясау эше буенча уникаль дәрес үткәрделәр. Белгеч җитәкчелегендә балалар һәм аларның әти-әниләре үз куллары белән балчыктан гадәти булмаган балык ясадылар. Киләсе дәрестә балалар аларны махсус мичтә яндырачаклар һәм эшләнмәләрне буяячаклар.

Процесс иҗади энтузиазм һәм уңай эмоцияләргә бай булды. Балалар һәм ата-аналарның гомуми эмоциональ фоны һәм кәефе артты. Чарада катнашучылар, эшләнмәләрне буяу өчен киләсе дәрестә очрашырга теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International