Лениногорск районы яшүсмерләре Россия флагы тарихы турында белделәр

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Балачакның унъеллыгы төбәк планын үтәү кысаларында Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Лиана Габидуллина балигъ булмаганнар өчен 5нче социаль участокта Россия флагы көненә багышланган онлайн акция үткәрде.

Онлайн акциянең максаты – Россиянең дәүләт символикасын популярлаштыру, балигъ булмаганнарга патриотик һәм гражданлык тәрбия бирү, аларда үз Ватаннарына карата горурлык һәм мәхәббәт хисләре формалаштыру.

Чара барышында онлайн акциядә катнашучылар Россия триколоры барлыкка килү тарихы һәм төсләрнең әһәмияте турында белделәр. Шулай ук балалар әлеге бәйрәмгә багышланган рәсемнәре һәм фотосурәтләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International