Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсезләрнең бизнес-планнарын карау буенча Эксперт советы утырышы узды

2020 елның 25 августы, сишәмбе

2020нче елның 25нче августында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның эшкуарлык эшчәнлегенә бәйле бизнес-планнарын карау буенча Экспертлар советының чираттагы утырышы узды.

Экспертлар советы утырышы барышында 5 эшсез гражданның бизнес-планнары каралды. Түбәндәге эшчәнлек юнәлешләре буенча үз эшләрен оештырырга теләүче 3 эшсез граждан үз бизнес-планнарын якладылар: азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләрен сату, кондитер әйберләре җитештерү, кием-салымны сату.

Эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә теләк белдергән гражданнар теркәү узу өчен дәүләт салым инспекциясенә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International