Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Татэнергосбыт» АҖ үткәрә торган «#БезОнлайнӨчен» акциясендә катнаша. Акциянең максаты — өлкән буынны, өйдән чыкмыйча гына, компаниянең дистанцион сервисларыннан файдаланырга өйрәтү.
Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләрен кулланучы Закирова Әлфия Нурзад кызы, I төркем инвалиды, шулай ук акциядә катнашты. Комплекслы үзәкнең социаль хезмәткәре Семенова Әлфия Нурзадовнаны счетчик күрсәткечләрен тапшырырга, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә һәм белгечләрдән консультацияләр алырга өйрәтте.
«Өйдә калып та счетчик күрсәткечләрен тапшырырга, онлайн белгечләрдән консультация алырга була икән. Интернетта бик күп хезмәтләр күрсәтелә. Мәсәлән, тариф планнары исемлеге һәм бик күп файдалы мәгълүмат бар. Һичшиксез, яңа белемнәрдән мөстәкыйль файдаланырга тырышачакмын», — дип кичерешләре белән уртаклашты Әлфия Нурзадовна.
Закирова Әлфия социаль хезмәткәргә биргән белемнәре өчен рәхмәт белдерде һәм акция турында танышларына сөйләргә вәгъдә бирде.