ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чаралары кысаларында һәм Татарстан Республикасы көне алдыннан Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Мизгел» отрядының волонтерлары һәм китапханәчеләр белән берлектә «Дөнья балачак кулында!» дигән чара үткәрделәр.
Чараның максаты – бөтен кешелек өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең әһәмиятен аңлауга ярдәм итү, балигъ булмаганнарда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү, Татарстанның тарихы һәм мәдәни традицияләре турында белемнәрне киңәйтү, спорт мәдәниятен үстерү.
Чара башында комплекслы үзәк белгечләре һәм «Мизгел» отряды волонтерлары «Алма чабулары» спорт эстафетасын оештырдылар. Балалар ике командага бүленеп, бер-берсе белән җитезлектә ярыштылар. Эстафета тәмамланганнан соң барлык катнашучылар да спонсорлардан татлы бүләкләр алдылар.
Китапханәчеләр «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырдылар һәм балалар белән Бөек Ватан сугышы елларында туган як тарихы турында сөйләштеләр.
Чара барышында балалар ТАССРның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, Татарстан турында китаплар карадылар, Ватан турында мәкальләр искә төшерделәр, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, спонсордан бүләкләр алдылар.