28 августта Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча чираттагы дәрес уздырганнар. Дәреснең темасы – «Хроник авыруларның барлыкка килүен кисәтү буенча профилактик чаралар. Тромбозны һәм пневмонияне профилактикалау».
Дәрес барышында тромбоз һәм пневмония барлыкка килү сәбәпләре каралды. Шулай ук комплекслы үзәк белгечләре тыңлаучыларның игътибарын аз хәрәкәтләнүче кешеләрдә өзлегүләрне кисәтү һәм киметүгә юнәлдерелгән профилактик чараларга юнәлттеләр.
Әлеге чарада аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучы туганнар катнашты.
Укыту дәресләре «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
