Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Үзеңне интернет-җинаятьчеләрдән ничек сакларга» дигән темага видеомарафон узды.
Чараның максаты – социаль челтәрләрдә иң киң таралган җинаять схемалары турында мәгълүмат бирү һәм социаль хезмәтләрдән кулланучыларның грамоталылыгын арттыру.
Видеомарафон барышында социаль хезмәт алучылар түбәндәге видео-роликларны карады: «Алдау технологияләре – интернетта иң көчле ысуллар турында сөйлибез», «Сак булыгыз, җинаятьчеләр!» , «Интернетта җинаятьчелек, ТОП-5 яңа схемалар», «Коронавирус чорында җинаятьчелек», «Үзеңне интернет-җинаятьчеләрдән ничек сакларга».
Реабилитантлар дистанция юлы белән кылынган караклыкның иң киң таралган төрләре турында, шул исәптән кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәре ярдәмендә җинаять турында белделәр. Бу видео-роликлар чарада катнашучыларга мондый алдакчыларның еш кына артык ышанычлы өлкән яшьтәге гражданнар корбаны булуын искә төшерде.
Чарада алынган мәгълүмат тернәкләндерү үзәге карамагындагыларга интернет яки кәрәзле элемтә кулланганда куркынычсыз карарлар кабул итәргә ярдәм итәчәк.
Чарада кырык биш социаль хезмәт алучы катнашты.