Дәрвишләр акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында альтернатив өстәмә коммуникация проекты тормышка ашырыла

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Акылга зәгыйфь булган балалар әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашуда кыенлыклар кичерә. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар үзләренең ихтыяҗлары, мәнфәгатьләре һәм тойгылары турында хәбәр итә алмыйлар, димәк, аларга аралашу процессы шатлык китерми. Әлеге категория социаль хезмәт алучылар белән эшләүдә иң мөһим бурычларның берсе мөмкинлекләре чикләнгән балаларны алга таба җәмгыятьтә социальләшү өчен уңайлы коммуникация системасына өйрәтү.

«Тигез булу хокукы» программасының «Мин сөйләшәм!» проектын гамәлгә кертү кысаларында Дәрвишләр акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йорты белгечләре альтернатив өстәмә коммуникацияне кулланалар, ул максатчан төркем балаларында сөйләм барлыкка килүне стимуллаштыра һәм сөйләм күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә.

Коммуникацияләрнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе булып коммуникатив альбомны куллану тора. Коммуникатив альбом — ул коммуникация системасы, анда символлар яки предметлар-символлар төп эшчәнлек төрләрен күрсәтү өчен кулланыла. Альбомның төрен һәм юнәлешен сайлау баланың физик, сенсор, мотор, психик һәм интеллектуаль мөмкинлекләреннән тора.

Башта педагоглар балаларны сигналларны (предмет, символ, рәсем, жест) билгеле бер реакция яки үз-үзеңне тоту белән бәйләргә өйрәтә — бу коммуникацияләрне өйрәтү өчен мөһим шарт. Альбом системасында символлар һәм предметлар кулланыла. Символлар — билгеле бер гамәл, төшенчә яки предметны аңлата торган нәрсә.

Өстәмә билгеләр куллану абстракт фикерләүне һәм символик эшчәнлекне үстерүгә ярдәм итә. Бу методиканы куллану мөмкинлекләре чикле балаларда вербаль (тавыш) сөйләме барлыкка килүне стимуллаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International