26нчы август көнне «Яшүсмер-2020» ведомствоара профилактик операциясенең «Каникуллар» ның 2нче этабын үткәрү кысаларында Питрәчнең «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Белкино авыл җирлеге территориясендә балаларның файдалы ялын оештыру максатыннан профилактик эш башкарганнар.
Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында комплекслы үзәк белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән «Күпкырлы Татарстан» мастер-классы үткәрделәр.
Чараның максаты – яшьләргә патриотик тәрбия бирү. Балалар Татарстан халыкларының татар мәдәнияте һәм кухнясы үзенчәлекләре белән таныштылар. Ә соңыннан үзләренең иҗади фантазияләрен күрсәттеләр һәм пластилин, төсле карандашлар һәм акварель буяулар кулланып кул эшләре ясадылар.
Белгечләр «Синең куркынычсызлык» программасы буенча «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен барысы да белергә тиеш!» әңгәмәсен уздырдылар. Әңгәмә балаларда җәен үз-үзеңне тотуның тотрыклы күнекмәләрен формалаштыруга юнәлтелгән иде. Табышмаклар чишкәндә балалар урамда, җәмәгать транспортында, светофор сигналлары һәм юл билгеләре турында белемнәрен ныгыттылар.