Кичә Яңа Савин районы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Ярдәмче» социаль хезмәте» ҖЧҖ кадрлар хезмәте вәкилләре катнашында эш бирүче көне узды.
Килүчеләргә караучы (тәрбия буенча ярдәмче) вакансияләре тәкъдим ителде. Әңгәмә барышында эш бирүче вәкилләре эш эзләүчеләрне хезмәт шартлары, ялланган персоналга карата таләпләр белән таныштырдылар, гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Шулай ук эш эзләүчеләр игътибарына Яңа Савин районы предприятиеләренең вакансияләр банкы тәкъдим ителде, ул 1158 позицияне үз эченә ала. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре килүчеләргә мәшгульлек, хезмәт һәм дәүләт гарантияләре, һөнәри белем алу һәм яңадан уку турындагы законнар буенча консультацияләр бирделәр.
Барлыгы эш бирүче көнендә 89 кеше булды. Чара нәтиҗәләре буенча эшкә урнашуга 7 юнәлеш бирелде.