20 август көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Ләйсән Насыйрова «Тормыш матур ул!» үз-үзеңне суицидаль тотуны кисәтү программасы кысаларында «Кем мин» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Бочкарева Ольга социаль хезмәт алучылар белән төймә терапиясе буенча шәхси дәресләр үткәрде.
Биектау «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге шәфкать туташы озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында «Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» технологиясе буенча чираттагы дәрес үткәрде. Дәреснең темасы: «Тәрбиянең өлешләре. Гимнастика, гимнастика бурычлары».
25нче августта Яшел Үзән шәһәре Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Күчмә офисы Осиново авыл җирлеге Башкарма комитетында булды.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә кертү кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» дигән технология тормышка ашырыла.
26нчы августта Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Зарифуллина ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Zoom» ярдәмендә «Сугыш елларында Татарстан» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде. Әлеге чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә торучы гаиләләр арасыннан 12 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы бала катнашкан.
Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Крутякова Елена һәм психолог Артеполихина Галина Кече Бөгелмә авыл җирлегендә «Куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән социаль-профилактик акция уздырганнар.
«Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт, өлкән буын кешеләренә игътибарлы караш йөзеннән Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ветеран Федена Анастасия Николаевнада булып кайтканнар.
25 августта Арчаның «Өмет башлангычы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Балалар юл кагыйдәләрен белергә тиеш!» исемле чара узды. Чараның максаты – балаларда юлда үз-үзеңне тотуның тотрыклы күнекмәләрен формалаштыру.
Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту буенча даими дәресләр үткәрелә. Яңа уку елы башланыр алдыннан бу аеруча актуаль.