Россиядә Балачак унъеллыгы кысаларында Казан шәһәренең Совет районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре, «СВЕТЛЯЧОК» гаилә ярдәме үзәге белән берлектә, «Иң яхшы көн» дип исемләнгән гаилә чарасы үткәрделәр. Әлеге чарада август һәм сентябрь айларында туган көннәрен билгеләп үтүче, социаль хезмәт алучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар катнашты.
Бәйрәм мотоциклларда профессиональ фотосессия белән башланып китте. Чарада катнашучылар фотога төшерү сәнгате белән таныштылар, ә аннары интерактив спорт-сәламәтләндерү программасында катнаштылар.
Мондый чаралар, оештыручылар сүзләренчә, балигъ булмаганнарның деструктив үз-үзләрен тотышын профилактикалауга, ял итү культурасын формалаштыруга ярдәм итә, өлкәннәргә дә, балаларга да яхшы кәеф бүләк итә.