«Кайгырту» комплекслы үзәге яңа балалар үзәге белән хезмәттәшлекне җайга сала

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

1 октябрь көнне Әлмәт шәһәренең «Буль-Буль» балалар өчен йөзү үзәгендә ачык ишекләр көне узды. Үзәкнең эшчәнлеге белән танышу һәм алга таба хезмәттәшлек итү максатыннан әлеге чарада «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары да катнашты.

Мондый йөзү үзәге ачылу, комплекслы үзәк белгечләре сүзләренә караганда, неврологик тайпылышлар булган балалар саны арту шартларында аеруча актуаль булып тора. Яңа учреждениегә 1 айдан 1,5 яшькә кадәр балалар йөри ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International