Балигъ булмаган балаларның ата-аналары белән бергә Казанның Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Актив ата-ана мәктәбе» социаль проектын тормышка ашыруга йомгак ясадылар. Аның максаты гаилә мөнәсәбәтләрен гармонияләштерүдә ярдәм күрсәтү һәм ата-аналарның үзмәшгульлеген оештыру юлы белән гаиләне авыр тормыш хәленнән чыгару иде.
Проект кысаларында эш бүлектә 2019 елның ноябрендә башланды. Бу вакыт эчендә 18 психологик-педагогик һәм иҗади-гамәли дәрес үткәрелде. Проектта катнашучылар белән психологик-педагогик тренинглар, рольле уеннар үткәрелде. Алынган белемнәр ата-аналарга гаиләдәге мораль-психологик климатны яхшыртуда, балалар-ата-ана мөнәсәбәтләрен коруда, үз-үзеңне тотуны коррекцияләүдә ярдәм итәчәк. Моннан тыш, белгечләр үткәргән иҗади мастер-класслар кысаларында әти-әниләр гамәли иҗат күнекмәләре дә алдылар.
Йомгаклау дәресендә «Актив ата-ана мәктәбе» проектында катнашучыларга уку узу турында сертификатлар тапшырылды. Алынган күнекмәләр аларга гаилә керемен арттыру өчен үзмәшгульләр буларак теркәлергә мөмкинлек бирәчәк.