Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көне бик күңелле узды.
Интернат-йорт хезмәткәрләре авыруларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча актив эш алып баралар, шуңа күрә 1 октябрь иртәсе, гадәттәгечә, буын өчен гимнастикадан башланды. Онлайн элемтәдә булган фитнес-тренер Полина Анисимова белән бергә, социаль хезмәт алучылар берничә файдалы күнегү башкардылар.
Аннары Кама елгасы ярына экскурсия булды. Матур кояшлы көн, табигатьнең матурлыгы, тыныч су өслеге белән соклану чарада катнашучыларга уңай эмоцияләр бүләк итте, күпләр үз тормышларының бәхетле мизгелләрен искә төшерде.
Көннең икенче яртысында «Волонтер» үзәгендә торучылар һәм Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте волонтерлары интернат-йортта яшәүчеләргә «Көз буяулары» дигән концерт программасы бүләк иттеләр. Ул интернат-йорт директоры Кирилл Мокшинның котлау сүзе белән башланып китте. Ул һәркемгә дә сәламәтлек һәм уңышлар теләде. Балалар җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, баянда уйнадылар.