Әлмәт районында өлкәннәр декадасы кысаларында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре «Йөрәктәге мәхәббәт белән» дигән акция уздырдылар.
Чара өлкән буын кешеләренә рәхмәт һәм хөрмәт белдерү максатыннан оештырылды. «Кайгырту» үзәгендә эшләгән һәр ветеранга социаль өлкәдә эшләгәннәре өчен рәхмәт сүзләре язылган хатлар һәм бүләк сертификатлары тапшырылды.