Түбән Каманың яшь волонтерлары сугыш ветераны янына бардылар

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

«Ветеран белән якшәмбе көне» социаль проекты кысаларында 1 нче октябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова «SMS-балалар» отряды волонтерлары белән берлектә «Игътибар һәм кайгыртучанлык белән» дигән акция уздырдылар.

Акцияне оештыручылар Бөек Ватан сугышы ветераны Мөнир Муллахмәт улы Гаязов янында булдылар. Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан яшь волонтерлар ветеранга матур открытка һәм кечкенә бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International