Рәсем ясау балаларга үз-үзләрен күрсәтергә булыша

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Фәйрүзә Вәлиева әти-әниләргә рәсем ясау эшчәнлегенә ешрак мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Учреждениенең Инстаграм социаль челтәрендәге битендә ул рәсем ясау баланың кулларының вак моторикасын, фантазиясен, гүзәллек хисен, индивидуальлеген яхшы үстерә, дип аңлата. Рәсем аша бала кәгазьдә үз хисләрен, психологик халәтен күрсәтә.

Рәсем эмоциональ киеренкелекне киметергә ярдәм итә, шуңа күрә арт-терапия неврозларга дучар булучы балаларга аеруча файдалы.

«Баланың барлык иҗади башлангычларын, нәтиҗәне бәяләмичә һәм тәнкыйтьләмичә генә, хупларга кирәк. Әти-әни ярдәме балаларны яңа иҗади уңышларга рухландыра», – дип уртаклаша ата-аналар белән психолог.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International