«Изгелек» үзәгендә тернәкләнүчеләрнең компьютер белемен арттыруны дәвам итәләр

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен компьютер грамоталылыгын арттыру буенча мастер-класс үткәрде.

Клуб-түгәрәк эшчәнлеге һәм «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында тернәкләнүчеләрне компьютер программасы белән таныштырдылар, Интернетта популяр мошенниклык схемалары турында сөйләделәр. Мастер-класста дүрт кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International