Яр Чаллыда балигъ булмаганнар өчен «Акуна матата» клубы эшен дәвам итә

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә «Акуна матата» балалар клубы эше дәвам итә. Клубның чираттагы утырышында психологлар һәм социаль педагоглар «Күңелле пешекчеләр» һәм «Домино» дигән төркемле дәресләр уздырдылар.

Балалар салат әзерләделәр, яшелчә турында белемнәрен киңәйттеләр, кухня кирәк-яракларыннан куркынычсыз файдалану кагыйдәләрен ныгыттылар. «Күңелле пешекчеләр» дип исемләнгән төркемле дәрес балаларны гаилә ашлары гореф-гадәтләренә, хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.

Өлкәнрәк балалар «Домино» дәресендә катнашты, аның барышында яшүсмерләр ташлардан рәсем-бизәк ясадылар. Һәр таш максатка ирешү өчен билгеле бер хәл аша узарга кирәклекне чагылдырылды. Дәрес ахырында рәсем төзелеп, таштан чылбыр җибәрелде. Катнашучылар үз максатларына ирешү өчен кеше авырлыклар чылбыры уза һәм шуннан соң гына теләгән нәтиҗәгә ирешә, дигән фикергә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International