Шушы көннәрдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Иминлек иленә сәяхәт» дип исемләнгән тематик чара узды. Ул балаларның көзге каникуллар вакытында көнкүрештә һәм урамда куркынычсызлык кагыйдәләре турында белемнәрен ныгытуга юнәлдерелгән иде.
Дәрес башында тәрбиячеләр балалар белән әңгәмә үткәрделәр, аның барышында балалар белән килеп чыгарга мөмкин булган төрле ситуацияләрне җентекләп карадылар. Балалар табышмаклар чиштеләр, тематик рәсемнәр һәм слайдлар карап, алган белемнәрен ныгыттылар.
Тәрбиячеләрнең сүзләренә караганда, мондый дәресләр балаларга үзләренең физик сәламәтлеген кайгыртырга, тормыш иминлеге кагыйдәләрен үтәргә өйрәнергә ярдәм итә.