3нче ноябрь көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ике мөһим бәйрәм – Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган чара узды.
Чара башында балалар Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көнен бәйрәм итү тарихы турында белделәр. Викторина барышында балалар истәлекле даталарны искә төшерделәр, илебез җирендә яшәүче халыкларны атадылар, Россия һәм Татарстанның дәүләт символлары турында белемнәрен ныгыттылар.
Сөйләшү дәвамында үзәк карамагындагылар ТР Конституциясе кешегә нинди хокуклар бирү турында мәгълүмат алдылар.
Тернәкләндерү үзәге белгечләре фикеренчә, мондый чаралар үсеп килүче буын өчен зур тәрбияви әһәмияткә ия, чөнки алар балаларның күзаллауларын киңәйтә һәм ватанга карата хөрмәт хисе тәрбияли.