Минзәлә интернат-йорты карамагындагылар яңа тренажерлар үзләштерәләр

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче кешеләр белән индивидуаль дәресләр дәвам итә. Шушы көннәрдә белгеч Ольга Бочкарева күзе күрмәүче социаль хезмәт алучы белән «Дон» күп функцияле комплексында дәрес үткәрде.

Уен мохите шартларында интернат-йорт карамагындагы кеше «Штатив» тренажеры белән эшләде, әлеге җайланма төрле диаметрлы гайкалар белән берничә вертикаль баскычтан тора. Зур диаметрдан кечкенә диаметрга күчү акрынлап йөкләнешнең артуын тәэмин итә.

Дәрес хәрәкәт итү функцияләрен һәм кулларның вак моторикасын, гади көнкүреш һәм техник күнекмәләрне үстерүгә, форма, күләм кебек төшенчәләр турында күзаллауларны формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International