Зәй муниципаль районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында инде күп еллар кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Елмаю» клубы эшли.
Клуб эшчәнлеге баланың шәхесен гармонияләштерүгә, тискәре күренешләрне профилактикалауга, ял эшчәнлеген оештыруга, булган кимчелекләрне төзәтүгә, иҗади сәләтләрен ачуга юнәлдерелгән.
Узган атнада «Елмаю» клубында «Скрепышмания» темасына мастер-класс үткәрелде. Аның максаты балаларны сәламәт ял оештыруга һәм аралашу культурасына җәлеп итү иде.
Мастер-класста балалар пластилиннан скрепышлар ясадылар. Бу резин уенчыклар, алар ярдәмендә беләзек, брелок яки теләсә кайсы башка аксессуарлар ясарга мөмкин.
Пластилин белән эшләү кулларның вак моторикасы үсешенә ярдәм итә, образлы фикерләүне үстерә, игътибарлылык һәм түземлекне арттыра. Әлеге чара балаларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.