Югары Ослан районында гаиләләр буенча ведомствоара рейдлар узды

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

5 ноябрь көнне Югары Ослан муниципаль районында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия тарафыннан чираттагы ведомствоара рейд оештырылды.

Чара барышында 13 гаиләдә яшәү-көнкүреш шартлары тикшерелде. Белгечләр районның 8 торак пунктында булдылар. Гражданнар белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктажлар үткәрелде, торак биналарның җылыту сезонына әзерлеге тикшерелде.

Ведомствоара комиссия составына балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор А. Р. Колезнева, башкарма комитетның опека һәм попечительлек органы баш белгече С. Н. Сураева, «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Э. Р. Сафиуллина керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International