Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Бердәмлектә – көч» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.
Интернат-йортта яшәүчеләр игътибарына «1612: Хроники смутного времени» фильмы тәкъдим ителде.
Россиядә Халыклар бердәмлеге көне тарихи вакыйгалар белән аерылгысыз бәйләнгән. 1612 елның 4 ноябрендә рус сугышчылары Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендә Кремль өчен Польша интервентлары белән көрәштә җиңү яулый.
Әлеге бәйрәм Россия тарихында мөһим әһәмияткә ия, дип билгеләп үттеләр интернат-йортта яшәүчеләр. Фильм зур кызыксыну уятты, аны караганнан соң өлкәннәр илебез тормышындагы тарихи вакыйгаларны искә төшерделәр.