«Кайгырту» үзәгендә балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек проблемасы турында фикер алыштылар

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

3 ноябрь көнне «Закон хәрефе» клубы кысаларында Әлмәт районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре һәм юрисконсульты мәгърифәтчелек-профилактика чарасы үткәрделәр.

9 нчы районара җинаять-башкарма инспекциясе мөдире белән берлектә оештырылган чара барышында балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек проблемасы турында фикер алышынды, хокукка каршы гамәлләр өчен җаваплылык төрләрен билгеләүне таләп итүче төрле ситуацияләр тикшерелде.

Очрашуда өч балигъ булмаган бала катнашты. Аларның барысына да «Хокук бозулар һәм аларның нәтиҗәләре» дигән мәгълүмати буклетлар таратылды.

Чара яшүсмерләр арасында закон бозуларны һәм җинаятьләрне булдырмау максатыннан үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International