Яшь казанлылар өчен патриотик юнәлештәге дәрес оештырдылар

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Балигъ булмаганнар өчен «Билгесез Cолдат турында хикәя» дигән мультимедиа төркемле дәресне Казанның Яңа Савин районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы һәм Республика яшүсмерләр китапханәсе хезмәткәре оештырдылар. Дәреснең максаты – ил тарихына, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына, совет солдатлары батырлыгына карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру.

Дәрес барышында балалар белән хәрби дан урыннары буйлап виртуаль экскурсия үткәрелде. Катнашучылар Билгесез Cолдат һәйкәлләрен кую тарихы белән таныштылар, видеоролик карадылар, «Билгесез Cолдат кабере» мемориаль архитектура ансамблен һәм Мәскәү шәһәренең Александров бакчасындаus Мәңгелек утны күрделәр. Соңыннан балигъ булмаган казанлылар «Тарих белгечләре» викторинасында катнаштылар һәм Мәңгелек ут рәсемнәрен ясадылар.

Дәрес патриотлык хисе тәрбияләүгә, балигъ булмаганнарның коммуникатив күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International