Бергә коррупциягә каршы: Минзәлә интернат-йортында рәсем конкурсы узды

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында учреждение хезмәткәрләренең балалары һәм оныклары арасында рәсем һәм плакатлар конкурсы узды.

Конкурсның максаты – җәмгыятьне коррупцион күренешләрне профилактикалау эшчәнлегенә җәлеп итү, коррупциягә каршы караш формалаштыру, хокукый культураны күтәрү, коррупцион күренешләрне кисәтү.

Үз рәсемнәрендә балалар коррупциягә тискәре мөнәсәбәтен һәм аның әйләнә-тирә дөньяга йогынтысын сурәтләделәр. Барлык яшь рәссамнар грамоталар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International