Ел саен ноябрь аенда Россиядә экологик бәйрәм – Песнәк көне билгеләп үтелә. Ул РФ Кошларны саклау берлеге үтенече буенча расланды. Шушы көн уңаеннан Казанның Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагоглары балигъ булмаган балалар өчен тематик дәрес үткәрделәр.
Дәрестә социаль хезмәт алучылар бу гаҗәеп кошлар, халык сынамышлары һәм гореф-гадәтләре турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр. «Нәкъ менә шушы бәйрәмгә өлкәннәр иске кошлар җимлекләрен чистартканнар, яңаларны элгәннәр, ә балалар кошларны ашатканнар. Песнәкләр өйгә шатлык китерә дигән сүз йөргән», – дип сөйләде педагоглар дәрестә катнашучыларга.
Яшь казанлылар бу матур традициягә кушылдылар. Социаль педагоглар җитәкчелегендә алар кош җимлекләре ясап, аларны агачларга элеп куйдылар.