Казанда «Социаль ял итеп алу» проекты кысаларында чираттагы дәрес уздырылды

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Совет районы буенча гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары «Социаль ял итеп алу» проекты кысаларында «Тылсымлы ил» дигән дәрес үткәрделәр. Исегезгә төшерәбез, проект 18 яшьтән өлкәнрәк булган инвалидларны социаль абилитацияләүгә юнәлдерелгән.

Чараның максаты мөмкинлекләре чикле кешеләрне төрле яклап үстерү өчен шартлар тудыру, аларның социаль тәҗрибәсен яшьтәшләре коллективына гармонияле рәвештә кертү юлы белән баету иде.

Дәрес «Эмоцияләр дөньясы» дигән интерактив күнегүдән башланды. Аннан соң балалар вак моторика һәм тактик сизгерлек үсешенә ярдәм итә торган су-джок массаж шарын кулланып, күнегүләр ясадылар. Иҗади потенциалны үстерү һәм төрле-төрле аралашу күнекмәләрен формалаштыру максатыннан катнашучылар пластилинография техникасында коллектив иҗади эшкә кушылды.

Соңыннан сенсор бүлмәсендә тормыш тонусын күтәрүгә юнәлдерелгән «Су көче» дигән релаксацион күнегү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International