Алабуга интернат-йорты карамагындагылар «Старость в радость» фонды чараларында катнашалар

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Атна дәвамында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Старость в радость» Хәйрия фонды тарафыннан оештырылган иҗади мастер-классларда катнашалар. Чаралар дистанцион режимда уза.

Шушы көннәрдә социаль хезмәт алучылар акварель белән рәсем ясау техникасын үзләштерделәр. Алена Дубинина җитәкчелегендә алар чәчәкле кыр ясадылар. Барысы да бер үк рәсем ясауга карамастан, катнашучыларның эшләре төрле иде. Һәр рәсем өлкән кешенең кәефен, эчке дөньясын чагылдыра.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, дәрес иҗади гына түгел, арт-терапия дә булды. Барлык катнашучылар да ялыннан канәгать калдылар һәм үзләренең виртуаль остазларына рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International