«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе гамәлгә ашырыла.
Әниләр көне алдыннан Кукмараның «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагоглары иҗади мастер-класс үткәрделәр.
Әлмәт шәһәренең «Работа России» кадрлар үзәге эшсез гражданнар белән Әлмәтнең «Алсу» оекбаш фабрикасы вәкилләре белән очрашу оештырды. 2020 елның ноябрь-декабрь айларында җәмәгать эшләрен оештыру мәсьәләләре каралды.
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс-2020» VI Милли чемпионатының төбәк этабы узды. Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар берничә компетенциядә актив катнаштылар.
Бүген шәфкать туташы Венера Сальманова үпкәләрнең хроник авыруларыннан интегүче социаль хезмәтләр алучылар өчен сулыш гимнастикасы үткәрде.
Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында 2020 елда Татарстанда Карау мәктәпләре ачылды. Аларның эшен оештыру тәрбияне гамәлгә ашыручы затларга карау мәсьәләләре буенча теоретик нигезләр алырга, бу юнәлештә гамәли күнекмәләр һәм алымнар үзләштерергә мөмкинлек бирә торган шартлар булдыруны күздә тота.
Бүген Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының эш утырышында катнаштылар.
Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Сафия Ганиева «Кәгазьнең тылсымлы әверелеше» дигән темага мастер-класс үткәрде. Чарада көндезге бүлек социаль хезмәт алучылары катнаштылар.
2020 елның 18 ноябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 62 761 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 3 593 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,09 % тәшкил итә.
18 ноябрь көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Дөрес булмаган ил» дип исемләнгән өстәл уены уздырганнар.