«Астра» үзәгендә тәрбияләнүчеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан 17 ноябрь көнне Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәтлек өчен йөз киңәш» дигән мәгълүмати сәгать үткәрелде.

Дәрес вакытында балалар сәламәтлекне саклау өчен дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү, зарарлы гадәтләрдән баш тарту мөһимлеге турында сөйләштеләр. Шулай ук тәрбияләнүчеләргә озак елларга сәламәтлекне ныгыту һәм активлыкны саклап калу өчен бик күп яңа файдалы киңәшләр бирделәр. «Файдалы-зарарлы» дигән хәрәкәтле уен алган белемнәрен ныгытырга мөмкинлек бирде.

Чарада 18 бала һәм 3 ата-ана катнашты. Дәресне оештыручылар сүзләренә караганда, мондый мәгълүмати эш нәтиҗәсендә балаларда сәламәт яшәү рәвешенә карата тотрыклы кызыксыну формалаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International