Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр бик теләп иҗади түгәрәккә йөриләр

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында көн саен «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә дәресләр уза. Чаралар өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны актив тормыш рәвешенә тарту, шулай ук иҗатка кызыксыну уяту максатыннан үткәрелә.

Бүген түгәрәк дәресендә интернат-йортта яшәүчеләр хезмәт буенча инструктор Гөлчәчәк Карпова белән берлектә кәгазьдән төсле, үзенчәлекле вазалар ясадылар. Кулланыла торган методика махсус җиһазлар һәм зур финанс чыгымнары таләп итми: бары кәгазь, кайчы, җилем һәм социаль хезмәт алучыларның уңай мотивациясе генә кирәк. Мондый дәресләр, белгечләр сүзләренә караганда, интернат-йорт карамагындагыларга ләззәт һәм уңай эмоцияләр бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International