Минзәлә интернат-йорты карамагындагылар сулыш гимнастикасы белән шөгыльләнә

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Бүген шәфкать туташы Венера Сальманова үпкәләрнең хроник авыруларыннан интегүче социаль хезмәтләр алучылар өчен сулыш гимнастикасы үткәрде.

Яшәүчеләргә шарларны һава белән тутыру методикасын тәкъдим иттеләр. Шәфкать туташы сүзләренчә, бу ысул борын-борыннан сәламәтләндерү һәм тернәкләндерү методикасы сыйфатында киңәш ителә. Һава белән шарны тутырганда кеше тирән сулыш ясый, үпкәләрдә газ алмашу арта. Бу, үз чиратында, үпкәләрнең вентиляциясен яхшырта. Моннан тыш, мондый күнегүләр кешенең гомуми хәленә уңай тәэсир итә һәм кәефне күтәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International