Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Сафия Ганиева «Кәгазьнең тылсымлы әверелеше» дигән темага мастер-класс үткәрде. Чарада көндезге бүлек социаль хезмәт алучылары катнаштылар.
Башта үзәкнең тернәкләнүчеләре «Экологик бәла-каза – кәгазь калдыкларының даими җыелу нәтиҗәсе» дигән темага хәбәр тыңладылар һәм кулланылган газета кәгазен алга таба файдалану турында белделәр.
Теоретик өлештән соң практикага керештеләр. Инструктор катнашучыларны газета тасмасыннан үрү техникасы белән таныштырды, һәм реабилитантлар газета трубочкаларыннан гадәти булмаган кәрҗин ясарга керештеләр. Барысы да үз эшеннән канәгать калды.
Чарада биш кеше катнашты.