Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында 2020 елда Татарстанда Карау мәктәпләре ачылды. Аларның эшен оештыру тәрбияне гамәлгә ашыручы затларга карау мәсьәләләре буенча теоретик нигезләр алырга, бу юнәлештә гамәли күнекмәләр һәм алымнар үзләштерергә мөмкинлек бирә торган шартлар булдыруны күздә тота. Моннан тыш, технология өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны караучы туганнарына психологик ярдәм күрсәтергә тиеш.
Мондый мәктәпләр республиканың барлык 45 муниципаль берәмлегендә дә эшли. Уку бүлмәләрендә мәгълүмати стендлар ясалган, махсуслаштырылган җиһазлар сатып алынган, аның ярдәмендә туганнарын зур физик көч куймыйча, урын өстендәге авыруларны карарга өйрәтәләр: мәсәлән, күчереп утыртырга, ваннада юындырырга. Озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү өчен җаваплы тармак белгечләре җиһазлар белән ничек дөрес итеп кулланырга, аларны кайда сатып алырга мөмкин булу турында сөйлиләр, өлкәннәрнең тормыш киңлеген булдыру буенча билгеле бер киңәшләр бирәләр.
Укыту дәресләре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре базасында, төркемнәрдә уза. Шул ук вакытта авыруларның туганнары өйдә, индивидуаль тәртиптә укырга теләк белдерә ала.
Карау мәктәпләрендә социаль хезмәткәрләр дә укый. Аларның карамагында аерым карау-тәрбия таләп итүче 3,5 меңгә якын кеше бар. Дәресләр белгечләргә үзләренең һөнәри күнекмәләрен камилләштерергә һәм социаль хезмәтләр күрсәтүне өлкән татарстанлылар һәм инвалидлар өчен тагын да сыйфатлырак һәм уңайлы итәргә мөмкинлек бирә.
Бүгенге көндә республикада Карау мәктәпләрендә 780 гә якын кеше белем алган инде. «Демография» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла торган чаралар, бер яктан, авыру өчен уңайлырак шартлар тудыруга, икенче яктан – тәрбиячегә карау процессын җиңеләйтүгә юнәлдерелгән.