Әлмәттә эшсез гражданнарга җәмәгать эшләрендә катнашырга тәкъдим иттеләр

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Әлмәт шәһәренең «Работа России» кадрлар үзәге эшсез гражданнар белән Әлмәтнең «Алсу» оекбаш фабрикасы вәкилләре белән очрашу оештырды. 2020 елның ноябрь-декабрь айларында җәмәгать эшләрен оештыру мәсьәләләре каралды.

Очрашуда 30 эшсез граждан, шулай ук цех җитәкчеләре һәм фабриканың кадрлар хезмәте вәкиле катнашты.

Эш бирүче мәгълүматларына караганда, ярдәмче эшчеләр һәм төрле эшчеләр өчен вакытлыча эш урыннары оештыру планлаштырыла. Эш характеры – әзер эшләнмәләрне сортировкалау, хезмәт хакы 20 000 сумнан алып.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре шулай ук эшсез гражданнарга социаль контракт ярдәмендә эшкә урнашу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерделәр.

Чара нәтиҗәләре буенча 17 эшсез граждан оекбаш фабрикасы белән хезмәт килешүе төзеп, җәмәгать эшләрендә катнашырга теләк белдерде.

Җәмәгать эшләренә эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча әлмәтлеләр халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә (108 каб.) яисә турыдан-туры Әлмәтнең «Алсу» оек-оекбаш фабрикасына (кадрлар бүлеге) мөрәҗәгать итә алалар.

Белешмәләр өчен телефон: (8553) 32-34-99, 32-34-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International