«Тәтеш балкышы» үзәге каршындагы Карау мәктәбендә чираттагы дәрес узды

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе гамәлгә ашырыла.

Бүген учреждение психологы Р. Б. Фазылова «Эмоциональ яну. Дәртсезлек белән ничек көрәшергә», ә социаль эш буенча белгеч – «Тәрбияне гамәлгә ашыручы затлар белән аралашу үзенчәлекләре» темасына төркемле дәрес уздырдылар.

Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе яңа уку төркеме туплауны дәвам итә. Дәресләргә теләге булган һәркем килә ала. Белешмәләр өчен телефон: (8-84373) 2-63-13.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International