«Тылсым» комплекслы үзәгендә Әниләр көненә әзерлек башланды

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Әниләр көне алдыннан Кукмараның «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагоглары иҗади мастер-класс үткәрделәр.

Чара кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр торцевание техникасында котлау открыткалары ясадылар. Эш вакытында балалар рәхәтләнеп әниләре турында, алар белән вакытларын ничек үткәрүләре хакында сөйләделәр. Үз куллары белән ясалган бүләкләргә алар барлык җылысын һәм әниләренә булган мәхәббәтләрен салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International