«Өмет чаткысы» үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең «Абилимпикс-2020»дә уңышлары

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс-2020» VI Милли чемпионатының төбәк этабы узды. Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар берничә компетенциядә актив катнаштылар.

Үзәктә тәрбияләнүче Эльвина Госманова «Бәйләү» компетенциясендә җиңүче булды. Хәзер Эльвина якын арада булачак конкурсның киләсе этабына әзерләнә.

Җитәкче, хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихҗанова сүзләренә караганда, мондый чаралар инвалидларны эшкә урнаштыру мөмкинлекләрен киңәйтә һәм һөнәри эшчәнлекнең яңа төрләрен үзләштерүгә ярдәм итә. Моннан тыш, мондый конкурсларда катнашу яшүсмерләргә һәм яшьләргә үз мөмкинлекләренә ышанырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International