Бүген Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының эш утырышында катнаштылар.
Видеоконференция форматында узган утырышта Югары Ослан районының профилактика системасы субъектлары, Чүпрәленең «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют белгечләре катнашты. Шулай ук әлеге социаль учреждениедә торучы балаларның әнисе дә чакырылган иде.
Приют белгечләре балигъ булмаган балаларның тормышы, эшчәнлеге һәм казанышлары турында сөйләделәр. Консилиум әгъзалары, үз чиратында, әни белән үткәрелә торган тернәкләндерү чаралары турында сөйләделәр.