2 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Сак булыгыз, социаль челтәрләрдә җинаятьчеләр!» темасына видеомарафон узды. Чара гражданнарның хокукый белемен арттыруга, социаль челтәрләрдә һәм мобиль элемтә ярдәмендә кулланыла торган иң киң таралган җинаятьчелек схемалары турында хәбәр итүгә юнәлдерелгән иде.
Әңгәмә вакытында социаль хезмәт алучылар социаль челтәрләрдә җинаятьчелек гамәлләренең нинди төрләре турында белүләрен һәм аларның ниндиләре белән очрашуларын искә төшерделәр. Өлкән буын вәкилләре үзләренең ачык булуларын һәм башкаларга җиңел ышануларын таныдылар, бу исә җинаятьчеләр өчен бик уңалы.
Социаль хезмәт алучылар иң киң таралган мошенниклык схемалары турында социаль роликлар карадылар, үз көчләре белән, шулай ук туганнарын җәлеп итеп, җинаятьчелекне ничек булдырмаска кирәклеген белделәр.
Чарада 24 кешедән торган 2 төркем реабилитантлар катнашты.