«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә шәхси үсеш тренингы

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Үзеңә ышан!» дигән чара уздырды. Әлеге чарада социаль хезмәтләр алучылардан дүрт кеше катнашты.

Тренингның максаты үз-үзеңне ышанычлы тоту күнекмәләрен үстерү иде. Чара катнашучыларның эмоциональ хәле турында фикер алышудан башланды. Аннары «Теш һәм ит», «Иң-иң», «Идеал» күнегүләрен башкардылар, «Ышанычсызлык шәһәре» темасына кыска хикәя төзеделәр. Чарада катнашучылар шулай ук үзләрен ышанычлы хис итү өчен нәрсә эшләргә мөмкин икәнлеге турында белешмәлек төзеделәр.

Социаль хезмәт алучылар билгеләп үткәнчә, мондый дәресләр аларга үз казанышларын һәм тормышның уңай якларын күрергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International