1 декабрь көнне Әлмәт районы социаль яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияли торган гаиләләр өчен алимент түләттерү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне узды.
Әлеге чарада суд приставы-башкаручы Регина Сираева, адвокат Алсу Гатауллина һәм «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге юрисконсульты Эльвира Юнысова катнашты.
Хокукый ярдәм сорап элеккеге ирләре балигъ булмаган балалар өчен алимент түләмәгән өч хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Аларның барысына да консультатив ярдәм күрсәтелде, проблемаларны хәл итү юллары тәкъдим ителде.