Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар өчен «Кислород коктейленең дәвалау үзенчәлекләре», «Балаларның физик үсеш элементы буларак чыныгу» дигән темага мастер-класслар узды.
Җыелганнарга гидромассаж ванналарын кулланып процедура күрсәтелде, ата-аналарга салкын тиюләрне профилактикалау вакытында чыныгу файдасы турында сөйләделәр. Шулай ук чара кысаларында кислород коктейльләрен көзге-кышкы чорда иммунитетны ныгыту ысулы буларак куллану турында да сөйләштеләр. Ата-аналарның һәм балаларның эчемлекләрне татып карау мөмкинлеге бар иде.