Бүген «Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте» ТРБ Яр Чаллы шәһәре бүлеге вәкиле Аксам Гыйльфанов Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре белән беренчел янгын сүндерү чараларын куллану кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә үткәрде.
Чараның максаты – янгынның зарарлы факторлары, янгын килеп чыгу сәбәпләре турында белемнәрне ныгыту, шулай ук янгын куркынычы шартларында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру.
Интернат-йорт хезмәткәрләре беренчел янгын сүндерү чараларының ике төренең билгеләнеше турында белделәр, практикада ут сүндергечне ничек кулланырга кирәклеген күрделәр.
