Түбән Камада «Яңарыш» аралашу клубы эшенә йомгак ясадылар

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Яңарыш» аралашу клубы» проектын тормышка ашыру тәмамланды. Узган ел Түбән Кама шәһәре Инвалид балаларның ата-аналары һәм опекуннары ассоциациясе проектны тормышка ашыру өчен РФ Президенты грантын отты.

Проект терәк-хәрәкәт аппараты авырулары булган, ягъни даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ балалары булган хатын-кызларга юнәлдерелгән. Аның максаты – инвалид балалары булган хатын-кызларның эмоциональ һәм психологик халәтен яхшырту, психолог, косметолог, бизәндерүче, бию буенча укытучы ресурсларын куллану нәтиҗәсендә аларның тышкы яңарышы.

«Веста» үзәге әлеге проектны тормышка ашыру буенча партнерларның берсе иде һәм студияләрдә дәресләр үткәрү өчен мәйданчык тәкъдим итте. Клуб эшли башлаганчы үзәк белгечләре инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр арасында мәгълүмати-консультатив эш алып бардылар, клуб эшчәнлеге турында 95 буклет тараттылар, шулай ук учреждение холлында «Яңарыш» видеоролигы күрсәтелде.

Тиешле мониторинг уздырганнан соң, 50 хатын-кыздан торган максатчан төркем формалаштырылды. «Веста» белгечләре кирәк булган саен проектта катнашучыларга консультатив һәм методик ярдәм күрсәттеләр. Психолог алар белән борчуларны киметү, әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтләрне яхшырту, психоэмоциональ халәтне тигезләү буенча «Гаилә бәхете серләре» дигән хәйрия курсы үткәрде.

Проектны тормышка ашыру барышында «Веста» үзәге базасында «Яңарыш» клубы катнашучылары белән төрле студияләр эшләде. «Хәрәкәт» бию студиясендә дәресләр психоэмоциональ киеренкелекне һәм борчылу дәрәҗәсен төшерүгә ярдәм итте. «Шарм» чәчтараш студиясендә хатын-кызлар чәчләрне карарга һәм прическа ясарга өйрәнделәр. Шулай ук инвалид балаларның әниләре «А дан Я га кадәр косметология» һәм «Үзебез өчен макияж» дип аталган курслар узды, үзләренең шәхси образын булдырырга өйрәнделәр. Фотостудиядә проектта катнашучылар «Мин үзенчәлекле бала әнисе» дигән электрон фотоальбом ясадылар.

Ата-аналар һәм инвалид балалар опекуннары ассоциациясе исеменнән студия укытучыларына рәхмәт хатлары, ә проектта катнашучыларга дипломнар тапшырылды. Хатын-кызлар үз остазларына дәресләрдә алган белемнәре һәм осталыклары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр һәм «Веста» социаль ярдәм үзәге базасында эшли торган «Без бергә» клубы кысаларында киләчәктә дә мондый очрашулар үткәрергә теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International